Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

"Ялкау хатын" запеканкасы

"Бүген ни пешерим икән?" - дип баш ватмагыз. Сезнең өчен "Ялкау хатын" запеканкасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк:

Туңдырылган пилмәннәр - 800 г
Суган - 2-3 данә
Каты сыр - 100 г
Йомырка - 4 данә
Майонез (яки каймак) - 250 г (тәм буенча)
Тоз-1-2 бал кашыгы
Борыч (тәме буенча)
Туралган укроп яки суган кыягы

Туңдырылган пилмәннәрне бер катлам итеп, табага салабыз. Тоз һәм борыч өстибез. Өстенә турап кыздырылган суган салабыз. Савытта йомырканы майонез, тоз белән болгатабыз. Катнашманы табада пилмәннәр белән каплыйбыз. Өстенә сыр кырабыз, Запеканканы 200-220 градуста 40 минутка духовкага куябыз. Әзер ризыгыбызга туралган суган кыягы, яки укроп сибәбез. 

http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев