Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн дә бәйрәм

Махсус техника тәүлек буе эшләгән

Мондый чакларда техника санын ике генә түгел, өч тапкыр артырырга кирәк», – дип искәртте Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев урамнарны, ишегалларын кардан чистарту мәсьәләсенә тукталды:  

"Шәһәр урамнарына 150дән артык техника чыга. Көчле явымнардан соң «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре тәүлек буена эшләде. 150дән артык техника, 120 кеше юлларны кардан чистартты", – диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Кар чистартуның норматив вакыты бар. Шуңа күрә предприятие һәм оешмалардан өстәмә техника җәлеп итү  зарур Гадәти режимда яуган карны без тиз арада чистартабыз. Узган атнада кар нормадан артык яуды. Мондый чакларда техника санын ике генә түгел, өч тапкыр артырырга кирәк», – дип искәртте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык