Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева: «Еллар узган саен әниебезне сагыну көчәя»

Кызы Алия Гәрәева: «Еллар узган саен әниебезне сагыну көчәя генә. Туганнар белән очрашкач, могҗизага тиң күренеш була»

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 6 ел тула. Ул тамашачыларын һәм иҗатын ихлас яратып популярлык казанды. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә үзен татар эстрадасының примадоннасы дәрәҗәсенә күтәрде. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачыларына: «Газиз халкым», – дип мөрәҗәгать итте. Шуңадыр да аның мәңгелеккә китүен якыннары, гаиләсе, туганнары, тамашачылары бик авыр кичерде. Күпләр аның бу дөньяда юклыгы белән һаман да килешмичә: «Озакка гастрольгә киткән кебек кенә уйлыйбыз, үзебезне алдап, кайгыны җиңеләйтеп яшибез инде», – диләр. 

Кызы Алия Гәрәева: «Еллар узган саен әниебезне сагыну көчәя»
– Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк. Без әти-әниебезгә безгә дөрес тәрбия биреп, укытып, олы юлга чыгарганнары өчен рәхмәтле булып яшибез. Алар ике якның да туганнарын хөрмәт итеп, булышып яшәделәр. Аллаһка шөкер, без дә кадерле кешеләребездән мирас булып күчкән туганлык җепләрен өзмәскә тырышабыз. Мөмкинлек булган саен туганнарыбыз белән очрашабыз.

Очрашкан саен могҗизага тиң күренеш була. Без Алсу, Фирүзә апа белән очрашуга барырга машинага утыргач, радиодан әнинең җырын куялар, кибетләргә керсәк тә аның җыры ишетелә. 

Бервакыт Алсу һәм Фирүзә апа белән очрашуга барырга дип машинага утырдык. Балалар «Бим» радиосын куштылар. Анда әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры яңгырый. Бу вакытта Алсу белән Фирүзә апа Казанның Чаша янындагы чыршы янында әнинең «Кышкы чия» җырын ишетүләрен видеога төшереп безгә җибәрделәр. Бер үк вакытта әнинең җырлары яңгырый! Димәк, әниебез безнең туганнар белән очрашуга сөенә. Еллар узгач кайгы онытыла диләр, бу дөрес түгел. Әниебезне сагынуыбыз көчәя генә.

Без генә түгел, балаларыбыз да аны юксына. Әминә дәү әнисен бик сагына. Җырларын аңлап, яратып тыңлый. Без бергәләп әнинең концертын карап, җырларын анализлыйбыз, матур киемнәренә, үзен тотышына, дөрес итеп сөйләшүенә сокланабыз. Ясминә әни киткәндә кечкенә иде. Ул телевизордан, радиодан әнинең җырын ишетсә елый башлый. Шуңа күрә, баланы борчымас өчен, Ясминә өйдә булганда әнинең концертларын карамаска тырышабыз. 
Улыбыз әни үлгәндә бер айлык кына иде. Ул шундый талантлы дәү әнисе Хәния Фәрхи булганын, аның минем әнием икәнен белә. Рамазан хоккейга йөри. «Ак барс» матчларында әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын куялар. Рамазан аны дәү әнисенең җыры икәнен танып, ихлас сөенә. 

Әниебез төшкә көн аралаш бөтен кадерле кешеләренә берьюлы керә. Матур күлмәкләрен киеп күрешергә килә дә, ашыгып китеп тә бара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова