Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты: «Хәния апа беркайчан да ясалма булмады»

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә - 6 ел.

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 6 ел тула. Ул тамашачыларын һәм иҗатын ихлас яратып популярлык казанды. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә үзен татар эстрадасының примадоннасы дәрәҗәсенә күтәрде. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачыларына: «Газиз халкым», – дип мөрәҗәгать итте. Шуңадыр да аның мәңгелеккә китүен якыннары, гаиләсе, туганнары, тамашачылары бик авыр кичерде. Күпләр аның бу дөньяда юклыгы белән һаман да килешмичә: «Озакка гастрольгә киткән кебек кенә уйлыйбыз, үзебезне алдап, кайгыны җиңеләйтеп яшибез инде», – диләр. 

– Хәния апа минем әтиемнең иң беренче чыгарылыш укучысы иде. Әтием Шамил Бариев аны Казан театр училищесында укытты. Хәния апаны мин җырчы, артистка буларак түгел, иң беренче чиратта кеше буларак яраттым,  -ди Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева. -  Ул бик нечкә күңелле, ихлас, табигый иде. Беркайчан да ясалма булмады. Хәния Фәрхинең эчке дөньясы ак һәм саф иде. Ул кешеләрдән көнләшмәде, ялагайлана белмәде. Бүген андый кешеләр бик аз, аеруча сәнгать өлкәсендә. Ул безгә җитми. Аны беркем алыштыра алмаячак. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи Айгөл Бариева