Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева гаиләсендә кайгы

«Хәзер алар бергә», – дип язган ул.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсенә кайгы килгән. Аларның яраткан песиләре – Персик үлгән.

Җырчы аны хастаханәгә дә алып барган.  Песигә инсульт диагнозы куйганнар. «Аның җәфалануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау бик авыр. Персикның арткы аяклары йөрми. Аңа 16 яшь, кешеләрнең яшенә әйләндерсәң 80 тирәсе... Кызганыч, Персигыбыз үлде», – дип язды ул үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Алар Персикны Мәскәү районы базарыннан  алган булганнар. Айгөл сатучыдан түгәрәк йөзле песи баласы сораган. Сатучы берничә песи баласы яткан тартманың төбеннән песине чыгарган. «Ул йоклаган иде. Сеңелләре, энеләре аның өстенә басып кычкыралар, ә аның исе дә китми. Быел аңа 17 яшь тулган булыр иде... Бу фотоны Линарым төшерде. Хәзер алар бергә. Персиктан башка өй ямьсез. Фатирның бер почмагыннан йөгереп чыгар төсле», – дип язган җырчы.

Айгөл ханым бу югалтуны авыр кичергән. Тынычлану өчен ул, әйтүенчә иң тыныч җир - «Рауза» мәчетенә барган. 

Фотолар Айгөл Бариеваның телеграмм каналыннан алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

3

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айгөл Бариева Линар Юсипов