Айгөл Бариева тормышында сөенечле вакыйга
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева тормышында сөенечле вакыйга

Подписчиклары котлаулар яза.

Татарстан Рәисе Указы белән җырчы Айгөл Бариевага Татарстанның халык артисты исеме бирелде, дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы. 

Җырчы үзенең телеграм-каналында ниндидер чарага җыенуы һәм дулкынлануы турында сөйли. 

«Яраткан Айгөлебезгә Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде бит. Бәлки шул уңайдан берәр тантанага жыенадыр», «Айгөл Шамилевна чын-чынлап лаек бу исемгә! Күптән кирәк иде инде! Саф күңелдән котлыйм, нык шатланам, якыннан таныш булуым белән горурланам! Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы телим!» дип котлап яза подписчиклары. 


Нет комментариев