Айгөл Бариевага тагын кайгы килгән
Аларның туганнары бакыйлыкка күчкән.
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариеваны Аллаһы Тәгалә авыр кайгылар белән сынавын дәвам итә.
Бүген төнлә аңа тагын кайгылы хәбәр җиткергәннәр.
«Бүген төнлә авыр хәбәр алдык. Сүрия апабыз (әтиемнең абыйсы - Наил абыйның тормыш иптәше) 84 яшендә китеп барды. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын. Кемнәр Сурия апаны белде - хушлашу бүген, 1 октябрьдә, сәгать 11.00дә, 7нче хастаханә янындагы моргтан булачак», дип язган җырчы үзенең телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев