Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әлфинә Әзһәмова: ««Шәһри Чаллы» кичләрендә көтәм!»

Җырчы халыкны шаккаттырачак.

18 июльдә «Шәһри Чаллы» кичләре» бәйрәменә Татарстанның атказанган артисты, үзенчәлекле тавыш иясе Әлфинә Әзһәмова да киләчәк.

Әлфинә ханым Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы. Күпләр белә, ул эстрадага килгәнче «КамАЗ» заводында хезмәт куя. Әлфинә ханым бик күпләр кебек үк «Пятачок»ларга йөргән. Истәлекләре белән уртаклашты. 

«Завод төзелешенә төрле җирләрдән янып торган яшьләр җыелган иде. 23-24 яшьлек егет-кызлар. Әле шәһәрдә барып ял итә торган урыннар юк. Яшьләр кайда мәйданчык таба, шунда җыелышып гармун тарта иде, кемдер җырлый, кемдер бии. Мин дә дус кызым белән йөрдем. Ул әле гармунын да алып чыга иде. Башкортостан кызы. Хәзер уйлыйм, ничек күтәреп йөрде икән ул аны дип. Менә шул янып торган яшьләрнең бергә җыелып, матур итеп ял итүләре белән кадерле ул Чаллы «Пятачок»лары.
Минемчә, һәр нәрсәнең үз вакыты. Пятачокларның да вакыты үтте. Ә инде «Шәһри Чаллы»ның халык өчен җырлы-биюле җыеннар оештыруы бик уңай күренеш. Хәзер, димәк, аның вакыты. Бу юлы бәйрәмдә мин дә булам. Сезне 18 июль көнне Җиңү паркында кичке 6да көтеп калам».
/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфинә Әзгәмова