Алия Төхвәтуллинага: «Ямьсез инде! Астыңны гына күрсәтәсе калды!»
Җырчының йөкле килеш төшкән фотоларын тәнкыйтьләп чыктылар.
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар тиздән әти-әни булачак дип монда язган идек. Җырчыларның әлеге хәбәренә күпләр сөенде. Подписчикларыннан котлау сүзләре, җылы теләкләр яңгырады.
– Дуслар, бик зур рәхмәт. Бик күп котлаулар, хатлар килә сездән. Барысына да җавап биреп утырам, барысын да күрәм. «Уфада чыгыш ясамыйсызмени, концертларда җырламыйсызмы инде хәзер?» дип сорыйсыз. Мин Яңа елдан соң гастрольләрдә йөри алмаячакмын дип уйлыйм. Ләкин безнең әле Чаллы, Казанда куясы концертларыбыз бар. Кемнәрнең минем чыгышларны күрәсе килә, өлгерегез, концертларда күрешкәнгә кадәр, – дигән ул.
Алия Карачурина йөкле килеш төшкән фотоларын социаль челтәргә куйгач, аңа негатив комментарийлар да язучылар күбәйде. Дөресрәге, аны тәнкыйтьләп чыктылар.
«Ямьсез инде, астыңны гына күрсәтәсе калды! Мин аны оялчан дип уйлаган идем», «Уф, монысы да…. Йә, Ходай, ахырзаман шушыдыр. Никах укытып йөргән булалар», «Мин сезнең белән килешәм. Нигә бар кешегә корсагыңны күрсәтергә?», «Нигә кирәк иде зурга җибәрергә? Вакыты җиткәч, күрер идек», – кебек комментарийлар язганнар аңа.
Алия исә бу сүзләргә «обожаю» дип кенә җавап кайтарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев