Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алмаз Мирзаянов Чаллы халкын шаккаттырмакчы

«Чаллы халкы яңалыкларны бик яхшы кабул итә. Шуңа бу тәҗрибәне дә Чаллыда үткәрергә булдык», - ди җырчы.

Ул 17 ноябрьдә булачак концертында эксперемент үткәрәчәк. Залда моңарчы беркайда да кулланмаган 5Д эффекты кебек яңа төрле тавыш алымнары кулланачак. " Тамашачы печән чапкан, кошлар сайраган, җил искән, тамчы тамган һ.б. тавышларны аеруча да ачык ишетәчәк. Русча әйткәндә «эффект присутствия» булачак. Чаллы халкы яңалыкларны бик яхшы кабул итә. Шуңа бу тәҗрибәне дә Чаллыда үткәрергә булдык. Концерт залында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар,"- ди җырчы.

Алмаз Мирзаянов үзенең моңлы тавышы, матур җырлары, күңелгә үтеп керердәй шигырь укулары белән халык мәхәббәтен яулады. Быел аңа 35 яшь тулды. Әлеге концерты нәкъ шушы юбилеена багышланган. Концертта ул үзе һәм иҗатташ дуслары белән чыгыш ясаячак. Ә менә хатыны җырчы Зөлфирә Мирзаянованың катнашуы әлегә билгесез. Чөнки аларның гаиләсендә зур яңалык көтелә. Тиздән аларның гаиләсе тулыланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес