Әнвәр Нургалиев мәрхүмә Вәсилә Фәттахованы искә төшерде
«Вәсилә Фәттәховага кул чапкан кебек бер җырчыны да алкышламыйлар», - ди ул.
Татарстанның атказанган, Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев хастаханәдә ятканда 36 яшендә вафат булган җырчы Вәсилә Фәттахованы искә төшергән.
«Кабатланмас Вәсиләбезгә кебек көчле кул чаубларны бер җырчының концертында да күргәнем юк әле. Кул чабалар, аяклары белән бииләр, сызгыралар.... Мин боларның шаһиты булдым.
Кызганыч, еллар узган саен йолдызлар сүнә. Вәсиләне дә сирәк искә төшерәләр», – ди ул.
Баксаң, Әнвәр Нургалиевның шоу бизнестагы тәүге адымнарын бәяләп, Вәсилә аңа канатлар куйган булган икән. Әнвәрне ул үезенең беренче концертында җырларга чакырган һәм «Син безнең эстрадада иң яхшы җырчыларның берсе булачаксың»,– дигән. Әнвәр моңа ышанмыйча, көлгән генә.
Хәзер чыннан да Әнвәр Нургалиев татар-башкорт эстрадасының популяр җырчыларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев