Автор башкаручы Флүрә Талипова укырга керә
Кая?
Автор-башкаручы Флүрә Талипова актив тормыш алып бара. Җырлар яза, клиплар төшерә, гастрольләрдән кайтып керми, бераз буш вакыты булса, Башкортостанга кайтып әнисен тәрбияли. 90 яшьлек Ләмига әби җәйгә туган авылына кайтып киткән. Җырчы белән әңгәмә монда.
Шушы көннәрдә Флүрәт Талипова тормышында булган яңалыкны хәбәр итте. Ул студент булырга, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә җыена. Әлегә әзерлек курсларында укый. Бу гамәлен ул болай аңлатты.
«Хыялсыз кеше – ул буш өметсез кеше. Шәхсән мине хыяллар яшәтәдер дип уйлыйм. Хыялларым мине беркайчан да ташламады. Алар мине кеше, шәхес итте дисәм ялгышмам. Җирдә күпме яшәсәм дә, һичкайчан да хыялланудан туктаганым булмады.Хыялларның да төрлесе була, чынга ашканы, ашмаганы... Хыяллар чынга ашмады дип, өметсезлеккә беркайчан да бирелергә ярамый.Барыбер хыяллан, беркайчан да хыялланудан туктарга ярамый. Алар сиңа яшәргә көч бирә, этәргеч була. Мин дә балачакта җырчы булам дип хыялландым. Шул хыялым соңлап булса да, Казан дәүләт сәнгать институтына алып килде. Белсәгез, барлык каршылыкларны, киртәләрне алып ташлап, нинди зур теләк белән ашкынып, яратып килдем бирегә.
Бу сәнгать бинасының һәр почмагы, һәр ишеге, һәр тоткасы якын һәм кадерле.
Анда эшләгән һәр сәнгать әһеле, һәр укытучы, үрелеп буй җитмәстәй тоелган мәшһүр җырчыбыз, профессор, Россиянең, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның аналарча җылы карашы, моңы җанга ниндидер рәхәтлек, ләззәт, илһам бирә төсле. Аның минем остазым булуы горурлык. Исән-сау укып чыгып, профессиналь җырчы булган көнемне күрергә Аллаһ насыйп итсен», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев