Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Аякта чабата, аның да табаны тузып тишелгән

Әнием Гайшә Мөхәммәтшина тумышы белән Питрәч районыннан. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була.

Авылда ашлык амбарының склад мөдире сугышка киткәч, аны шул вазифага билгелиләр. Эшли башлап бераз вакыт үтүгә амбар янында яши торган бер хатын аңа нахак бәла яга. «Гайшә амбардан бер чиләк бодай урлап, минем өйгә кертеп куйды», – дип әләкли. Шуннан әнине биш елга хөкем итәләр. Югары суд узганчы, унбер ай буе әнием төрмәдә утыра. Шуннан соң аны Югары суд карары белән иреккә чыгаралар. 

Аннары әниемне Буа, Лаеш районнарына урман кисәргә җибәрәләр.Сугышның башыннан ахырына кадәр ул урман кисә, окоплар казый. Кияргә киемнәре, ашарга азыклары булмый, ачлы-туклы килеш айлар буе туган авылына кайта алмыйча йөри. Аягында чабата, аның табаны тишелеп, аяклары гел туңа торган була. Черек бәрәңгедән кәлҗемә, алабутадан он ясыйлар, шулардан ашын да пешерәләр. 

Кышын окоп казыган вакытта әнием бәкедән салкын су эчеп үпкәсенә суык тидерә, больницада ятып чыга. Ләкин ахырга кадәр дәваланып бетмичә, гомере буе үпкә авыруы белән интекте. Әз генә салкын тисә дә үпкәсенә бәрә иде. Сугыш вакытында күргән авырлыклар аның сәламәтлеген нык какшаткан. Соңыннан ул астма белән чирли башлады, гел тыны кысыла иде. Әнием бик иртә, 63 яше тулгач ук дөнья куйды.  

Алар күргән михнәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. «Балам, сугыш афәтләре беркайчан да кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын», – дип гел кабатлый иде әнием.

Минҗиһан Вәлитова, пенсионер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X