Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Барысы да яхшы булыр дидем!»

Олы гына бер таныш ханым миңа үзенең төше һәм аны ничек юравы турында сөйләде.

– Үзебезнең ишегалды, имеш. Урамга чыктым. Күп итеп кар яуган. Кар искиткеч күп һәм ул шаккатмалы ап-ак төстә, бернинди пычраклык юк, шуңа өстәп кар юрган кебек йом-йомшак. Шул карга озак карап тордым мин! – дип сөйләде ул. 
Аңа кадәр шул ханым оныгының бик авыр хәлдә булып, ковид-госпитальдә ятуын да хәбәр иткән иде. Яшь кенә егет үлем белән тормыш арасында 10 тәүлектән артык ятты. Замана чире белән бик озак көрәште ул. 
Шул вакытта таныш ханымның әле төшен искә алдык та инде. 
– Мин уянып китү белән төшемне бары тик яхшылыкка гына юрадым. Ак төс – ул чисталык, пакьлек, чистарыну, агарыну, өмет төсе. Оныгымның тиз арада терелеп китүен алдан ук белдем. Төшем юш килде, Алланың рәхмәте.
Якын кешебезнең хәле әйбәтләнә башлады, озак тормыйча аны өйгә дә чыгардылар, – диде танышым. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокы

2
X