Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ботка пешкән казанны бала-чага чиратлап ялый иде

Минем бабам – әниемнең әтисе Шарияздан Әхмәтҗанов фронтка 1941 елның җәендә киткән. Ул Чистай районы Каргалы авылыннан алынган. Сугыштагы батырлыклары өчен бабам маршал Константин Рокоссовский имзасы куелган мактау кәгазенә лаек булган. Әмма, күченеп йөрү сәбәпле, ул дәрәҗәле бүләк бүгенгә кадәр сакланмаган.

Бабам сугыштан үпкә чирле булып кайткан. Шуңадыр инде, ул якты дөньядан 58 яшендә үк китте. Ул чакта миңа нибары 8 яшь иде. Бабам сугыш еллары турында кызына – минем әниемә сөйләп калдырган. Ул хатирәләрне саклый алуыбыз белән бик горурланам. Шөкер, әниебез исән-сау, аны кадерләп яшибез. Инде 93нче яше белән бара. Ә бабамның алдына утыртып, җилкәләремнән җылы итеп, яратып кочканы исемдә калган.

Бабам белән әбием бер-берсен бик яраталар, бик хөрмәт итәләр иде. Сугыштан соң бабам тракторда эшләде. Әбием, дистәләгән чакрымнар узып, аңа ашарга илтә иде. Бабам йорт-каралтыда берәр эш белән мәшгуль булса, әбиемне чакырып, карап торуын сорар иде.

Кызганыч та, аяныч та бер хәлне искә төшергәндә әнинең күзләренә һаман да яшьләр килә. 1942 елның язы. Бабай сугышта. Дүрт баланың иң олысы – әнием. Алар әбием белән бакчада бәрәңге утырталар. Карыйлар, ике бәләкәй энеләренең авыз тирәләре, куллары кап-кара җир төсле. Ачлык бит! Ике бала шул утырткан бәрәңгеләрне чокып алып, ашап йөриләр икән! Сугыш елларының михнәте әниемнең күңеленә мәңгелеккә кереп калган. «Миңа бөтен ризык та тәмле», – ди ул. Бабамның гаиләсен ачлыктан сыерлары коткарып калган. Ботка пешкән казанны бала-чага чиратлап ялый торган булган. Йорт буендагы сукмакта үскән үләнгә тик шушы йортның хуҗасы гына кагыла алган.

Мин бүген әниемә һәм ул чор михнәтләрен үз башларыннан кичергән барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, тыныч картлык телим. 

Рушания Гыйләҗева, язучы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев