Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бүген Хәния Фәрхинең мәңгелеккә киткән көне

Гөлшат Мөбарәкова, ахирәт дусты: «Хәния беркайчан да кеше сөйләмәде...»

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 6 ел тула. Ул тамашачыларын һәм иҗатын ихлас яратып популярлык казанды. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә үзен татар эстрадасының примадоннасы дәрәҗәсенә күтәрде. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачыларына: «Газиз халкым», – дип мөрәҗәгать итте. Шуңадыр да аның мәңгелеккә китүен якыннары, гаиләсе, туганнары, тамашачылары бик авыр кичерде. Күпләр аның бу дөньяда юклыгы белән һаман да килешмичә: «Озакка гастрольгә киткән кебек кенә уйлыйбыз, үзебезне алдап, кайгыны җиңеләйтеп яшибез инде», – диләр. 

Гөлшат Мөбарәкова, ахирәт дусты: «Дустымны Эльмира Сөләйманова белән төшемдә күрдем»
–  Июль аенда дустымны төшемдә күрдем. Чәчәкләргә күмелгән, халык тулы зур мәйданда Эльмира Сөләйманова белән баянга кушылып (баяннарда күренекле музыкантлар Рөстәм Вәлиев белән Шәфәгать Салихов) «Утыр әле әни, яннарыма» җырын җырлыйлар. Беренче куплетны җырлап бетергәч, аларга тамашачылар да кушылды. Барысы да шат күңелле, елмаялар. Моңлы җырчыларыбыз җәннәттәдер инде. Хәния Фәрхи Эльмира Сөләйманованың халыкчан җырлавын бик яратты, «Бу шәп җырчы булачак, күрерсез әле», – ди иде. Кызганыч, Эльмираның гомере кыска булды.

Хәнияне халык сәхнәгә чыгып басуга алкышлый иде. Мөлаем, кече күңелле иде дустым. Тормышында төрле хәлләр булса да, ул олы йөрәкле, тугры дус булып калды. Беркайчанда йолдыз чире белән чирләмәде. Сеңлемнең кызы тугач, салкын январь көнендә бала тудыру йортының сеңелем яткан тәрәзә алдында җырлап кайткан идек. 
Тагын бер хатирә. Улым Иреккә 3-4 яшьләр чамасы иде. Хәния безгә килеп, мәҗлес уздырырга ярдәм итте. Лимонны нечкә телемләп кисеп, өстенә шоколад кырып үзенчәлекле кабымлык ясадык. Шунда шоколад сораучы улыма Хәния: «Менә моны күбрәк ашасаң, җырчы буласың», – диде. Улым чыраен сыта-сыта лимонлы шоколад ашады... Ирек җырларга ярата. Хәзер «ВИА ХИТ» кавер төркемендә эшли. Очрашкач еш кына Хәния апасын искә төшерәбез. 

Хәнияләр гастрольгә килгән саен бездә тукталалар иде. Берсендә без йокыдан торганчы дустым түтәлләрне утап куйган. Ул бернинди эштән дә курыкмады, беркайчан зарланмады, кеше сөйләмәде. Берәр кеше турында сорый башласаң, «Сиңа кирәкме ул?» дип кенә куя иде. 
Бервакыт гастрольләре тәмамлангач артистларга хезмәт хакы бирде. Бер ир-ат җырчы азсынып, канәгатьсезлек белдерде. Кечкенә Алиясе белән тормыш йөген берүзе тарткан Хәния үзенең бөтен акчасын аңа бирде дә, тәрәзә янына басып бик озак елады... Дустымны тынычландырып, запас акчадан өлеш чыгардым да: «Тынычлан, дустым, мул тормышта яшәр көннәрең алда әле синең. Аллаһы Тәгалә тормышның барлык мәшәкатьләрен алып, сине сәхнә алиһәсе итеп кенә калдырыр», – дидем. 

Шуннан соң берара Хәния белән элемтәләребез югалды. Аннары ул миңа Габделхәйгә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Габделхәй Хәния теләгән чын ир булды. 
Хәниякәем вафат булгач, Габделхәй турында төрле фикерләр ишеттерделәр. Бу гаиләне озак еллар белгән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: Габделхәйгә кияүгә чыккач Хәниябез бәхетле хатын-кыз булды, сәхнәдә моң һәм матурлык алиһәсе дәрәҗәсенә иреште. 

Габделхәй төп эшен ташлап, үзен тулысынча «Бәйрәм» ансамбленә, Хәниясенә багышлады. Концертларны оештыру, артистларны киендерү, ансамбльнең матди-техник ягын кайгырту тулысынча Габделхәй өстендә булды. Ул: «Хәния – Россия дәрәҗәсендәге артист. Ул затлы киенергә, затлы машинада йөрергә, аның әти-әнисе яхшы йортта яшәргә тиеш», – дип, башта Хәнияләрнең Салаюа авылында зур йорт төзеде. Аннары район үзәгендә йорт алып бирде. Хәния кызларына әйбәт әти, үзенә чын ир булганы өчен аңа гомере буена рәхмәтле булып яшәде. Габделхәй Хәниянең барлык хыялларын тормышка ашырды.

Тәкъдир һәркемгә тугач та маңгаена языла диләр. Әмма моннан 6 ел элек, 27 июль көнендә, Хәния янында Габделхәй булса, яраткан җырчыбыз бәлки үлмәгән дә булыр иде... Ул аңа кан басымын көйли торган даруларны вакытында бирә иде, хатынын мәҗбүри рәвештә хастаханәгә дә салган булыр иде... Иманым камил: ул Хәниядән хастаханәгә бармас өчен «отказ» яздырмас иде. 

Тик нишлисең, дустымның ризыгы шул көнне киселде. Юкса, яраткан ризыкларын пешереп, табын әзерләп көткән идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу ХәнияФәрхи