Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева: «Чаллыда бушлай концерт куярга җыенганда үлеп китте»

Моннан 25 ел элек 49 яшендә бөек җырчы вафат булды.

Бүген Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның вакытсыз вафатына 25 ел тулды. 

25 ел элек шушы вакытта ул хатыны, моңлы җырчы Зөһрә Сәхәбиева белән бергә Чаллыда бушлай концерт куярга җыенган иде. Соңгы тапкыр сөйләшүебездә ул: "Зөһрә автобус шоферы артыннан Чаллыга афишалар җибәрә", - дигән иде. Кызганыч, бу безнең соңгы сөйләшүебез булды. Аяусыз үлем нәтиҗәсендә татар дөньясы моңлы, затлы җырчыны мәңгелеккә югалтты.

- Хәйдәремнең вафатын бик авыр кичердем. 25 ел узса да, йөрәк бу кайгы белән килешә алмый. Зур шәхеснең хатыны буларак, мин аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә эшләргә тырышам. Җырларын туплап дисклар, ике китап чыгардык. Казанда музее эшли, туган ягында Рәшит Ваһапов белән икесенә дә бюст куелды. Казанда аның исемен йөрткән урам бар. Элек яшәгән йортыбыз диварына истәлек тактасы куелды, Хәйдәр Бигичев урамындагы 27нче  йортка  мурал ясалды. Хәйдәрем исеменнән хаҗ кылып кайттым. 

Улым, оныкларым белән каберенә барабыз, догалар кылабыз, Коръән укытабыз. Аллаһ ярдәме белән юбилейларына искә алу кичәләре үткәрелде. Онытмыйбыз, Аллаһ фирдәвес җәннәтләрендә очрашырга насыйп булсын, - ди Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хайдар Бигичев Зухра Сахабиева Халида Бигичева