Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманова истәлегенә уздырылачак концертка әнисе килерме?

Оештыручылар мәрхүм җырчының туганнарын чакырган.

2 октябрь көнне 19 сәгатьтә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла. Мәрхүм җырчының иҗатташ дуслары һәм якыннары бу көнне аның турында истәлекләрен уртаклашачак, Эльмира Сөләйманованың җырларын башкарачак.

Эльмира Сөләйманова – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, алыштыргысыз тавыш, бәрхет тембр иясе. Тамашачыга «Синең белән», «Күңел кошым», «Сөю бар әле», «Апа-сеңел», «Балан ачы шул, балам» һәм башка хитлары белән таныш. Җырчыны Татарстанда гына түгел, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларында, Ульяновск, Оренбург, Төмән, Самара өлкәләрендә бик җылы кабул итәләр иде.

2 октябрь көнне узачак концертка татар эстрадасының танылган җырчылары Иркә, Илмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Чәчкә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Әбри Хәбриев, Алинә Даутова, Илвира Хәммәтова, Рамил Галимҗанов, Морат Гайсин, Руслан Трапезников, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимова, Раяз Фасыйхов, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка артистлар чакырулы. 

Әлеге концерт турында күбрәк белү максатыннан, аны оештыручы «Барс Медиа» компанияләр группасының концерт бүлеге җитәкчесе Талия Арсланова белән сөйләштек.

"Бу чарага Эльмира Сөләйманованың иҗатташ дусларыннан тыш, вакытсыз арабыздан киткән җырчының якыннары, туганнары, балалары да килер дип көтәбез. Кызганыч, әнисе килә алмыйм диде. Фидания ханым кызының үлеме белән һаман килешә алмый, бик авыр аңа.Тамашачыга җылы эчтәлекле документаль концерт алып киләбез. Эльмираның ни дәрәҗәдә профессиональ җырчы булганын зур экран аша күрсәтәчәкбез, аның белән төрле елларда чыккан интервьюлар, артистларның хатирәләре, җырчы белән булган кызык хәлләр дә экранда тасвирланачак. Эльмира Сөләйманова репертуарыннан хит җырлар да булачак", - дип сөйләде ул. 

Концертның режиссеры Алмаз Гыйльметдинов белән дә элемтәгә кердек.

"Яраткан җырчыбыз истәлегенә хәйрия концертын беренче чиратта Чаллыда – җырчының туган шәһәрендә үткәрәсебез килде. Аннары шундый состав белән бу концертны Казанның Филармония концерт залында уздырабыз. Хәйрия булгач, концерттан кергән акча мәрхүмәнең гаиләсенә тапшырылачак. 

Эльмира Сөләйманова «Барс Медиа» компанияләр төркеме белән тыгыз элемтәдә булды. Шуңа күрә мондый концерт оештыру нияте күптән бар иде инде. Бу эштә аерым рәхмәтне Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйповага әйтәсе килә. Чөнки ул концерт оештыру теләге белән чыкты, бөтен артистлар белән аралашып сөйләште. Мөрәҗәгать иткән җырчылар да каршы килмәделәр, киресенчә, бик теләп чыгыш ясарга ризалык белдерделәр. Хәтта Эльмира Сөләйманова башкарган җырларны махсус өйрәнеп, яңартып җырлыйбыз диделәр. Барыгызны да концертта көтеп калабыз", – диде Алмаз Гыйльметдинов.

Фото Эльмира Сөләйманованың ВКонтакте социаль төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев