Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Cабиров: «Кысык күзләрем аныкы кадәр шар булды!»

Татар эстрадасы артисты, шоумен, пародияләр остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән танышу тарихын сөйләгән.

- Миләүшә белән танышу бер мәҗлестә булды. 2008 елның 5нче гыйнвары иде. Әле дә хәтердә: Ислам институтының каршындагы "Азу" кафесында хәләл туй алып барам. Миләүшә ул вакытта сөйгән яры белән белән аның дусларын котларга дип килгән. Әле Миләшкәемнең ул туйга  барырга теләге булмаган, егете кыстый-кыстый иярткән. Миләүшә миңа еш карый, мин дә аның ягына... Әле оператор Алгизгә дә барып: "Бер чибәр, зур күзле (...) карый да карый, әллә ничек, уңайсыз", - дип әйткән идем. Туй шулай бер-беребезгә карашып узды. Мин әле аны конкурсларга да еш чыгара идем: разглядеть надо же!

Туй тәмам. Бәйрәм уздырган өчен түләүне миңа эре акча белән бирделәр, миңа аны ваклап коллективка таратып бирергә кирәк иде. Һәм кемнән ваклаттым дип уйлыйсыз? Дөрес, Миләүшәдән. Шунда телефон номерлары белән дә алыштык. Һәм шулвакыт мин (...) саф татарча сөйләшүенә шаккатым, хәтта үземнең кысык күзләрем аныкы кадәр шар булды!

2 көннән шалтырата бу миңа. "Бер айдан миңа 18 яшь тула, туган көнемне уздыра алмассыңмы?" - ди. Нәрсә җавап бирергә дә белмәдем, очрашу билгеләдем. Казандагы «Сувар Плаза»ның «Синема» кафесында күрештек. Мин аңа беренче көнне үк эш кушарга булдым: көрәштән "Кандидат в мастера спорта" китабын биргәннәр иде, аны тутырырга кирәк. Бер өем грамоталарны алып бардым да, бөтен җиңүләремне шул китапка күчереп язарга куштым. Шул көннән бирле бөтен документ эшемне ул алып бара инде!..

«Туган көнеңне алып бара алмам, минем формат түгел, аннары, рус телем дә әллә кайда китәрлек түгел», - дип җавап бирдем аңа, чөнки рус милләтеннән кунаклар күп була диде, аннан тыш, 18 яшьлек туган көнне бөтенләй алып барганым юк.

Кыскасы, шуны аңладым: гашыйк булдым мин Миләүшәгә, ә Миләүшә - миңа. Ул әле дә үз егете белән йөри, мин үземнең бай кызым белән... Без икебез дә парлы. Нәрсә эшләргә дә белмибез. Әмма мин Миләүшәгә  көн дә шалтыратам, хәлләрен белеп торам.

Килеп җитте 4нче февраль, Миләүшәнең туган көне!.. - дип танышу тарихларын язган җырчы.

Аннары социаль челтәрдәге язылучыларыннан: "Языйммы соң дәвамын, сезгә кызыкмы?" дип тә сораган. Әлеге пост астында дистәләгән комментарий, күп итеп лайклар калдырганнар. Димәк, Данир Сабировтан танышу тарихларының дәвамын көтеп калабыз. 

Фото: Данир Сабировның телеграм каналыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев