Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров: «Көндез спортсмен, кичен спиртсмен»

Җырчы, шоумен социаль челтәрләрдә үзе турында кызыклы пост урнаштырган.

– Кыска гына үзем турында. 
Көндез спортсмен,
Кичен кайвакыт спиртсмен,
Арасында артист,
Җомга көнне мөселман
Булдыра алганча - яхшылыклар да эшлим,
Гөнаһлары да җитәрлек
Ий, Ходаем, кичер минем иске гөнаһларымны,
Бир көч яңаларына! – дигән Данир Сабиров. 

Бу постны хуплап чыгучылар да, тәнкыйть итүчеләр дә булган.

- Шулай инде кеше хатадан тора. Тормыш шулай дәвам итә…

- 35кә җиттем, дөньясын әле дә аңлап бетереп булмый. Ходаем ташламасын, амин! 

- Кичен кайвакыт спиртсмен булмасаң иде!

- Гомер бер тапкыр бирелә. Һәрберебезнең үз язмышы, шуңа бары да булырга тиеш, кемгә кайчан килә ул намазга басу, мәчеткә йөрү. «Ялгышларны төзәтик, ә язмышларны үзгәртеп булмый» диләр бит, – дигән комментарийлар калдырганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев