Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров тормышында – күңелсез хәл

Бу хакта хатыны Миләүшә сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров гаиләсе мошенниклардан зыян күргән.

Бу хакта аның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

– Сезгә дә сабак булсын өчен сөйлим. Без 500 мең сум акчабызны югалттык. Мальдив утравына юллама сатып алдык, акча алган кеше качты. Ул – безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аңардан  ала идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды.

Мальдив утрауларына путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирмәде. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан юллама ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде, акчаны түләп куйган идем. Турагентның исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп булды. Аны утырттылармы? Белмим.
Хәзер безнең ышанычлы кешебез бар, юлламаны шуның аша гына алабыз. Бөтен кешегә дә ышанмагыз!», – ди  Миләүшә Сабирова.

Фото социаль челтәрләрдән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данир Сабиров