Данир Сабировның хатыны Миләүшә бөтен кешене шокта калдырды
3993
0
«Оят бит бу! Ничек шуны язарга була?» ди подписчиклары.
Пародияләр остасы, җырчы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә социаль челтәрләрдә кызыклы видео урнаштырды.
Анда ул машинада бара һәм түбәндәге сүзләр язылган:
– Мин спираль куйдырырга китеп барам әле. Чөнки ирем, ни өчендер, өченче балага исем уйлап куйган. Иртәнге 7дә үк чыгып киттем, алайса чиратта утырасы була, – дигән.
Миләүшәнең видеосын аңлап бетермәгәннәр. Социаль челтәрләрдә бик күп хейт, ягъни начар комментарийлар урын алды. Үзе бу турыда:
– Минем видео астындагы комментарийларны күрдегезме? Мин шокта! Нәрсә генә язып бетермәгәннәр, – дигән ул.
«Ник тагын күрем вакытыгыз турында видео төшермәдегез», «Оят бит бу! Ничек шуны язарга була?», «Артыгын кыланасыз», «Оятсызлар! Кешеләр СВОда... Балаларын күрергә тилмереп ята. Ә болар спираль куйдырганны бөтен дөньяга чәчә» ише комментарийлар калдырган Миләүшә Сабированың подписчиклары.
Данир Сабиров исә:
– Өйгә кайтып та кергәнем юк бит, әнисе, – дип кенә язып куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев