Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльбрус тавын яулаган Данир Сабиров: "Үкенгән мизгелләрем дә булды"

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның Россиянең һәм Европаның иң югары ноктасы Эльбрус тавына менде.

- Ура! Мин, Эльбрус тавының очында! Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасы! Диңгез өстеннән 5642 метр биеклектә. Бу җиңүем җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагы да көчлерәк булу өчен миңа ул бик кирәк иде. Менгән чакта килгәнемә үкенгән мизгелләрем дә булды, хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә. Һава җитмәгәнлектән әле дә башым авырта. Кемнәр бу көннәрдә минем белән булган, минем өчен җан аткан - барыгызга да ихластан рәхмәт! Үз-үзеңне җиңә алу - ул иң зур җиңү! Алда тагы да зур җиңүләр көтсен! Әлеге вакытта сәхнәдән биегрәк бер җиргә дә күтәреләсе килми", - дип яза Данир Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев