Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманованың сәхнә киемнәре Аксубай районына кайтарылды

Алар музейда урын алды.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә  кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бу хәбәр бар татар дөньясын тетрәндерде.

Җырчының әнисе, энесе, гаиләсе бу кайгыны бик авыр кичерде. Әнисе Фидания апа әкрен генә газизенең исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрде.

Шушы көннәрдә ул кызының сәхнә күлмәкләрен, аяк киемнәрен, эстрададагы казанышлары өчен бирелгән мактау грамоталарын, дипломнарын, бизәнү әйберләрен туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылы музеена кайтарды. 

«Киләчәктә музейда күренекле авылдашыбыз, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышланган күргәзмә урын алачак. Безгә кадерле экспонатлар кайтарган өчен Фидания апага рәхмәт», – диләр якташлары. 

Исегезгә төшерәбез, Эльмира Сөләйманованың әнисе Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Эльмира да бу авылда бик еш булган. Ул аны үзенең туган авылы дип саный иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес Эльмира Сөләйманова