Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Элвин Грей Хәния Фәрхинең әнисе белән очрашкан

Җырчының музеенда да булган.

Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музеенда булган. Экспонатларны карап, соклануын белдергән.  

Ул Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялланга. Тик Хәния Фәрхинең вакытсыз үлеме сәбәпле, бу хыялын тормышка ашыра алмаган. Күптән түгел ул «Әлдермешкә кайтам әле» җырын яздырды. Клип та төшерде. Клипта Хәния Фәрхи дә бар.

Радик музейга кергәндә экраннан Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры яңгыраган. Музейны карагач, Радик музыкантлары белән күчтәнәчләр алып Хәния ханымның әнисенең хәлен белергә дә барган.

Фирүзә Ибәтуллина: «Радик, Кояшмының иҗатын хөрмәт итүең, күчтәнәчләрең белән әнине сөендерүең өчен рәхмәт. Юлларда исән-сау йөрегез», – дип изге теләкләрен җиткергән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Фируза ИБАТУЛЛИНА Радик Юльякшин