Эссе сукмасын дисәгез
Эссе сугуны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк.
* Эсседә суны күбрәк эчегез. Организмның сусызлануына юл куймаска кирәк.
* Җиңел, аксыл, иркен, табигый тукымалардан тегелгән кием киегез. Кояшта башка киеп йөрү мәҗбүри.
* Эсседә актив физик эштән тыелып торыгыз.
* Кофеинлы эчемлекләр, алкоголь кулланмаска кирәк.
Эссе сугуның билгеләре: баш авырту, укшу, косу, хәлсезлек, көзән җыеру, тән температурасы күтәрелү, тән кызару, сулыш ешаю, аңны югалту. Әлеге билгеләр сизелгәндә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Табиб килгәнче, беренче ярдәм чараларын күрү зарур.
* Эсседән зыян күргән кешене шундук күләгәгә яки салкынчарак урынга алып керегез һәм аркасына яткырыгыз. Башын һәм аякларын күтәрегез.
* Тәнен юеш җәймәгә төрергә яки салкынча су бөркергә мөмкин. Һич югы, битен юеш салфетка белән сөртегез.
* Авыруга салкынча су ( минераль су яхшырак) бирегез. Куе булмаган чәй эчерергә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев