Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Филүс Каһиров 10 яшендә җырлаган видеосын күрсәтте

«Бик моңлы башкаруы да, тавышы да», – дигән комментарийлар да күп.

Филүс Каһиров социаль челтәрләрдә үзенең балачакта төшерелгән видеосын урнаштырган. Ул анда 10 яшендә туганнары җыелган бер мәҗлестә Зөфәр Хәйретдинов репертуарыннан «Пар алма» җырын башкара.

«Баш селкүе дә Айдар Галимовка охшаган», – дип бәя биргән кечкенә Филүснең талантына Раяз Фасыйхов. «Нәкъ шулай», – дип килешкән аның белән Зөлфәт Зиннуров. Рөстәм Гайзуллин: «Халык артисты булачагын белеп җырлый бу малай. Кара ничек тота үзен», – дип язып калдырган. «Бик моңлы башкаруы да, тавышы да», – дип комментарий калдыручылар да күп булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев