Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Филүс Каһировның ботинкасы нигә чишелгән?

Күптән мондый тамашаны күргән юк иде Чаллыда. Филүс безнең игътибарыбызны, ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне тагын яулады.

Шушы көннәрдә генә шәһәрнең Концертлар залында ТРның халык артисты Филүс Каһировның концерты булды. Чаллыда ул фәкать бер көн генә чыгыш ясады. «Шәһри Чаллы» уздырган пятачок концертында да аннан «Нишләп бер генә көн куясың концертыңны?» дип сораган иделәр. «Бер көн дә җитә. Бер булсын – берәгәйле булсын!» дип шаяртып куйган иде ул. Менә мин шуны җөпләп, Филүснең концерты берәгәйле булды дип бәяләп, бу көннәрдә бик сокланып, хисләнеп йөрим. 

Концерт сәгать кичке 6да башланды. Чаллыда концертларны гадәттә 7гә билгелиләр. Шуңадыр инде, залга соңга калып керүчеләр байтак булды. Филүс җырлый гына башлый – тотыналар ашыга-ашыга урыннарын эзләргә, кемдер торып баса, кемдер иелеп уза рәт араларын, комачауламый, имеш. Җырчы сәхнәдән соңга калучыларның хәлләрен дә белешеп тора. Булдымы, урнашып беттегезме инде, ди. Үзен бераз гаеплерәк санап, ярар, икенче юлы Чаллыда концертны 19 сәгатькә билгеләрмен инде, монда шулай күнеккәннәр икән дип аклангандай итә.

Залга Филүснең иҗатын бик нык яратучылар җыелганы бәхәссез. Һәрбер җырына шаулатып кул чабалар, кушылып җырлыйлар. Җырлары да матур бит. Марат Галимов белән тыгыз эшли икән. Гаиләсенә, ике улына багышланган җыры бик матур. «Гаилә корып яши башлагач, үземнең бәхет катыш җаваплылык халәтен чагылдыра торган җыр язып бирүләрен сораган идем. Берничә кеше язды. Тик Марат Галимовның «Балаларым минем» җыры күбрәк ошады», – дип әйтеп тә куйды җырчы. 

Күңелгә хуш килгән бер нәрсә – бизәкле экранда һәр җырның авторлары рәсемнәре белән чыга. Чаллы Композиторы Ришат Шәйхетдиновның яңа җыры да яңгырады. Рөстәм Зәкуан сүзләренә «Ашыктырма, язмыш» җыры. Ришат үзе сәхнәгә менеп чәчәкләр тапшырды. Матур җыр – җырчының уңышы инде ул.
Сәхнәгә менүче бер фанат – Әнисә апаны да языйм әле. Тукай районы авылыннан попутка белән килгән. Минем чәчкәм юк, сина атап шигырь генә яздым, диде ул Филүскә. Өермә кебек килеп баскан бу ханыма җырчы аптырап та карады сыман. Ә ашыгып язылган, кайбер рифмалары туры да килеп бетмәгән ул шигырь Филүс Каһировның кабатланмас тавышы турында, аның башкалардан өстен булуы, халык җырчысы исеменә чынлап лаек булуы турында. Шигырьне җырчының түш кесәсенә тыгып куйгач та микрофонын кулдан ычкындырмады, «Картаямыни соң йөрәк?» дигән җырны сузды. Аңа Каһиров та кушылды. Соңыннан җырчы Әнисә апаны култыклап беренче рәттәге урынына озатып та куйды.

Концерт Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» вокаль-инструменталь ансамле белән тере тавышка барды. Кайбер артистлар фонограммага җырлауларын халык сизми дигән була. Ничек сизмисең инде?! Ансамбль егетләре һәм кызлары шулкадәр бирелеп-җигелеп эшлиләр, ошарга тырышалар. Афәрин! Филүс халык яратып өлгергән «Киек каз юллары» җырын да башкарды. Тәкъдим иткәндә ул аны бүгенге көндә фронтта булган егетләргә сәлам булып ирешсен дип теләде. Зал бу юлы да аңа кушылды, телефон утларын кушып кулларын да болгап утырдылар. Матур килеп чыкты.

Икенче өлешне Филүс Мөслим Могамаев җырлаган «Синяя вечность» җыры белән ачты. Менә ул тавышның мөмкинлеге, эстрада һәм опера алымнарының яраклашуы! Аннары танылган итальян хитларына күчтеләр. Төркемдәге солист егет Илгиз Мөхетдинов белән шаккатырдылар тамашачыны. 

Аларны үзебезнең татарча җырлар алыштырды. «Биеп кал» җырына кушылып бөтен зал биеде. Филүс үзе дә бик матур бии бит. Хәрәкәтләренә күз дә иярми. Шулай ике сәгать буена халык көен көйләде ул. Ә халык бертуктамый кул чаба, Филүс аның саен тырышыбрак җырлаган сыман, тирләде, пеште. Соңрак арып та китте бугай. Сәхнә алдына килеп утырды да, бәйләргә дә вакыт юк дип, туфли бавын бәйләп куйды. Алай шаяру да килешеп тора үзенә. Җырлар арасында мәзәкләр дә сөйләп ала. Пятачок концертына килгәч мин аның пародияләрне оста ясавына сокланган идем. Берәр заман сәхнәдә дә күрсәтми калмас әле. Концертны Илгиз Мөхетдинов белән «Җиз кыңгырау моңнары» дигән кайнар хиты белән тәмамлады. Бу урында тагын могҗиза – тамашачы торып басып кул чаба, кием алырга ашыгучылар да сирәк, бар да культуралы. Күптән мондый тамашаны күргән юк иде Чаллыда. Филүс безнең игътибарыбызны, ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне тагын яулады. 

Бу концертны караган кешеләр социаль челтәрләрдә дә фикерләрен күп язды. «Филүснең концертын карагач, башкаларныкына барасы килер микән?» – диде берәү. Минем дә башка килеп алды ул сорау.

Резидә Юсупова

Фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес

2
X