Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: "Уразаны кайчан тота башлаганымны төгәл генә әйтә дә алмыйм"

Рамазан аен ничек үткәрәләр - артистларыбыз шул сорауга җавап бирде.

–  Уразаны күптәннән тотам, кайчан тота башлаганымны төгәл генә әйтә дә алмыйм. Рамазан аенда ураза тотуны барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл дип саныйм. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләрең бар икән, ураза тотарга тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез сал¬ ләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнен белсәләр, Рамазан аеның ел буе дәвам итүен теләрләр иде», – дигән бит. Һәр ел саен мин дә әлеге изге айны көтеп алам, бөтен гаиләбез белән ураза тотарга тырышабыз. Ураза тоткан кеше сабыр, чыдам булырга, нәфесен тыярга өйрәнә, саваплы гамәлләр кыла, мохтаҗларга ярдәм итә, күңелен чистарта, дингә якыная. Кич белән кояш баегач танышларың, гаиләң белән ифтар кыласың, авыз ачасың, бер-береңә кунакка барасың. Аллаһка шөкер, өстәлләр мул, тормышларыбыз җитеш. Аллаһы Тәгалә тыныч тормыштан аермасын, исән-сау яшик, - дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы