Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев дустын соңгы юлга озатты

«Күңелдә бушлык», - ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев – махсус хәрби операциядәге егетләргә иң күп ярдәм итүче җырчы. Ул аларга акчалата да ярдәм итә. Гуманитар ярдәм илтәргә үзе дә барды. Концертның бер өлешен аларга багышлый. Хатыннарын, туганнарын концертына чакыра, егетләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, зал белән бергә аларга рәхмәт әйтә. Хәрбиләр үзләре дә аны ярата. 

Махсус хәрби операциядәге Башкортостан егете Руслан үзенә «Тямай» позывное алган. Ул кыска вакытлы ялга кайткач, Казанга Фирдүснең концертына килгән иде. Егетләр киләчәктә дә, очрашып дус булып яшәргә сүз биргәннәр иде.

Тик исән-сау килеш очрашырга насыйп булмаган:  махсус хәрби операция зонасында Русланның гомере өзелде.

Фирдүс 600 км юл үтеп, Тямайны соңгы юлга озатырга барды. «Биштәренә минем яратып әйтә торган сүзләрне язган. Афишаларым, фотоларым бүлмәсендә саклана. Русланны мәңгелек йортына озаттык. Урыны җәннәттә булсын. Күңелдә бушлык», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем