Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гаиләсенә авыр кайгы килде. Аның ике туганы Ранис Рәмис улы Тямаев махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Ранис өлешчә мобилизация кысаларында илебезне сакларга киткән иде.
«Эх, энекәш... Мәрхүмне бүген Нурлат районы Түбән Нурлат авылындагы «Нур» татар мәдәнияте үзәге яныннан соңгы юлга озатбыз. Хушлашу мәрасиме 9 сәгать 10 минутта башлана», – дип язды җырчы.
Фирдүс бу көнне тамашачылары белән фотога төшмәвен дә әйтте. «Дөрес аңлагыз, вакыты һәм урыны ул түгел», – диде ул.
Нет комментариев