Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевка Чаллыда кысла бүләк иткәннәр (фото)

“Карагыз әле, менә шундый оригинальный бүләк бирделәр”, - ди җырчы гаҗәпләнүен яшерми.

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концертлары дәвам итә. Аларның һәркайсы тулы заллар белән уза. Җырчы концерттан истәлекле мизгелләрне һәм сәхнә арты вакыйгаларын үзенең аккаунтында да күрсәтеп бара. Әнә шуларның берсендә ул Чаллы тамашачысы алып килгән күчтәнәчләр хакында да сөйләде.  

 “Карагыз әле, менә шундый оригинальный бүләк бирделәр. Бик зур рәхмәт сезгә”, - ди җырчы гаҗәпләнүен яшерми, кыслалардан ясалган букетны күрсәтеп. Аның янәшәсендә үзенчәчлекле чәй һәм җиләк-җимеш тулы кәрҗин дә бар.

Менә шулай хөрмәтли Чаллы халкы яраткан җырчысын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес