Фирдүс Тямаев операциягә әзерләнә
«Шул ук җирдә шул ук тишек, киста...» - ди җырчы.
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Фирдүс Тямаев үз төркемендәге егет-кызларны җыеп, күңелсез хәбәр җиткергән.
– Минем аягыма икенче тапкыр операция ясау вакыты килеп җитте. Хәтерләсәгез, аягыма бер тапкыр операция ясаткан идем инде. Тик аның бер файдасы да булмаган: шул ук җирдә шул ук тишек, киста... Миңа култык таякларында йөрер өчен вакыт кирәк булачак. 17 ноябрьдә үк яки 8 декабрьдә операция ясатырга кереп ятачакмын. Сез минем төркемдә каласыз. Эшебезне туктатмаска иде. Моны да хәл итеп бетерермен, – дигән җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев