Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Флүрә Талипова киселгән туфли киеп җырлаган

Җырчы беренче сессиясен тапшырганда алган тәэсирләре турында сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Флүрә Талипова узган ел Казан Дәүләт мәдәният университетына укырга керде. Ул - профессор, Россиянең халык артисты Винера Ганиева сыйныфында укый.

Шушы көннәрдә ул беренче сессиясен биреп кайтты. Флүрә белән элемтәгә кереп, укуы, студент тормышы турында сөйләшеп алдык.

- Юкка гына "уку инә белән кое казу" димиләр инде. Миңа 90 яшьтән узган әниемне калдырып китү бик авыр булды. Ярый әле аны олы улым карап торды. Шулай да борчылдым. Көндез укыйм, кич концертлар. Шундый режимда Казанда яшәп кайттым. Бер көнне Камал театрында барып "Болганчык еллар" спектаклен карап, бинаның матурлыгына, артистларның талантына сокланып кайттык. Аллаһка шөкер, имтиханнарның күбесен "5" легә тапшырдым. Берсе "4" ле булды. Шуңа да борчылдым. Мин кызыл диплом алырга хыялланам бит. Баянда уйнасам да ноталарны белмәгәч уку җиңел түгел, хәзер фортепьяно да уйнарга өйрәнергә, сальфеджионы үзләштерергә кирәк. Имтиханга 10 татар халык җырын өйрәнергә кирәк иде. Профессиональ җырчы булу өчен болар барсы да кирәк. Миңа уку ошый, күп нәрсәне белергә, өйрәнергә тырышам, камиллекнең чиге юк бит, - диде ул.

Флүрә Талипова Булат Нигъмәтуллин, Ландыш Баһави белән бер төркемдә укый. "Группадашларым белән бердәм булдык. Алар миңа ярдәм иттеләр, аерылышканда авыр хисләр кичердек. Җәйге сессиядә исән-сау очрашырга булсын", - диде ул.

Актив яшәү рәвеше алып бару, һәр көнне диярлек үкчәле туфлидән йөреп Флүрәнең аякларына мазольләр чыккан, аяклары түзәлмәслек дәрәҗәдә авырткач ул Фәиз Мәйдуллинннан туфлиләрен кистергән. "Киселгән туфлиләрне киеп рәхәтләнеп концертларда җырладым", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия Шоубизнес Булат Нигматуллин Винера Ганиева Флүрә Талипова-Коләхмәтова Ландыш баһави