Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: «Зур бүләк алып кайттым!»

Җырчы телевизион бәйгедә катнашкан.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина ТНВның «Башваткыч» тапшыруында катнашкан.

–    Мин бу тапшыруга 3 тапкыр бардым. Бусы чираттагысы. Шулай булса да курыктым, дулкынландым. Телевизор караучыларга надан булып күренәсе килми бит. Төрле сораулар булды. Катлаулылары да күп иде. Синонимнар, кулланышта сирәк очрый торган сүзләр дә булды. Әмма сынатмадым, егетләр белән кроссвордны чиштек. Тапшырудан кыйммәтле бүләк алып кайтып киттем, – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 

Гөлдания Хәйруллина Вадим Захаров һәм ИлСаф белән көч сынашкан. Кемнең җиңгәне әлегә сер. 

Фото видеодан скриншот. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлдания Хәйруллина Башваткыч тапшыруы