Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: «Резидә бик нык ябыккан иде»

«Елан елы уңышлы булды, Резидәбезнең китүе генә тетрәндерде», - ди җырчы.

Яңа елга аяк басканда узып баручы елга нәтиҗә ясыйсың, киләчәккә максатлар куясың. Елан елы иҗат әһелләре өчен нинди булды икән? Җырчылар һәм актерларга «2025 ел сезнең тормышыгызда нинди вакыйгалар белән истә кала?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:

- Тулаем алганда, елан елы уңышлы булды. Ирем, композитор Рөстәм Хәйруллин истәлегенә китап чыгардым. Казанда һәм Чаллыда китапны тәкъдим итү концертлары оештырдык. «ТНВ» каналында бик күп проектларда төштем. «Музыкаль Сабантуй»да катнаштым. Аның эфирга чыгуын бик дулкынланып, борчылып көткән идем, яхшы гына килеп чыкты. Җыр аренасында яшь җырчы Чулпан Юсупова белән «көрәштек». Элегрәк аның әнисе Илсөяр Якупова белән конкурсларда катнаша идем. Бу юлы аның кызы белән. Киләчәктә Чулпанның балалары белән дә чыгыш ясарга насыйп булсын. 
Быел татар эстрадасын тетрәндергән хәл булды: Резидәбез (Шәрәфиева) мәңгелеккә китте. Ул үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый иде. Шуңа аның чирләвен белми дә калдык. Соңгы тапкыр Айдар Тимербаевның абыйсы – Хәнифнең юбилеена баргач күргән идем. Бик ябыккан иде. «Резидә, ник болай ябыктың?» – дип сорадым. Чирлидер дигән уй башымда да булмады. Без артистлар фигура сакларга тырышабыз бит. Шуңадыр дип кенә уйладым. Тавышы да юк иде. Ниндидер үлән төнәтмәсе эчеп, тавышын яндыруын әйтте. «И Резидә, артыгын эчмә инде», – дидем. «Юк инде, бүтән эчмим», – диде. Тавышы беткәч, тикшерелеп йөргән. «Андый-мондый чир тапмадылар», – дигән иде. Миңа сиздермәде, белгән булгандыр инде.
Соңгы 7-8 елда без еш кына бергә эшләдек. Вил Усманов, Резидә Шәрәфиева һәм мин «Мәхәббәт өчпочмагы» дип исемләнгән концертлар куеп йөрдек. Гастрольгә еш кына дөге боткасы пешереп ала идем. Шул ботканы Резидә яратып: «Ой, ул дөге боткасының тәмлелеге, Гөлдания, синең кебек беркем дә пешерә алмый», – дип ашый иде. Бу хакта әле ул җырчыларга да сөйләп йөрде.
Резидә минем өчен бик якын, рәхәт кеше иде, шулай булып калачак та. Аның беркайчан да күңелемнән киткәне юк. Гел искә алам. Бервакыт Равилнең авылына Сабантуйга бардык. Анда Резидәнең машинасына утырып бардым. Кайтыр юлга чыктык. Ул чакта навигатор юк иде. Сөйләшә, көлешә-көлешә, дөрес булмаган юлдан киткәнбез. Чаллыга Азнакай районыннан Мөслим аркылы урап кайттык.
Китап презентациясен үткәрәбез дигәч тә, киңәшләрен бирде, килеп җырлыйм да дигән иде. Бик изге күңелле кеше иде. Актив иҗат итте, гастрольләргә күп йөрде. Урыннары җәннәттә булсын. Мин аның киткәненә ышанмыйм да, ышанасым да килми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлдания Хәйруллина Резидә Шәрәфиева Айдар Тимербаев