Гөлнара Тимерҗанова: «Концерт куярга барган идек, кире бордылар»
Җырчыдан Яңа ел маҗарасы.
"Ел да Яңа ел бәйрәмнәрендә командам белән бер санаторийга барып концерт куя торган гадәтебез бар. Узган елны да шулай эшләргә булдык. Җитәкчесенә шалтыратып сөйләштем. Шәп була Гөлнара ханым, рәхим итегез, диде ул. Әй җыенып, яхшы кәеф белән барып керсәк, тегеләр безнең турында белми дә. Без концерт куярга килдек дибез. Бездә бүген программа буенча дискотека дип тик торалар. Мин аптырашта. Ничек инде алай? Телефонымны ачып карасам, Башкортостандагы санаторийга шалтыратканмын икән. Ул да нәкъ без барган Яшел Үзәндәге ял йорты исемен йөртә. Тиз генә концерт турында сөйләшкән ханымга кире шалтыратып, концерт вакытын күчердек", - дип уртаклашты Гөлнара ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев