Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: «Кызым кайнанам кебек...»

Җырчы бераз югалып торганнан соң кабат иҗатка чумды.

Гөлнара Тимерҗанованың 2000нче еллар башында серле тавышы, зифа буй-сыны белән аерылып торуын күпләр хәтерлидер. Яшьләр хәтта аның плакатларын бүлмәләренә элде, кулдан-кулга йөртеп аудиокассеталарын тыңлады.

Җырчы бераз югалып торганнан соң кабат иҗатка чумды. Яңа җырлар яза, клиплар чыгара, концертлар куя. «Шәһри Чаллы»дан - Пятачок» концертында да берничә тапкыр чыгыш ясады ул. Бу гына да түгел, җырчы бер шәһәрдәшебезнең хыялын да тормышка ашырды. 79 лицейның математика укытучысы Нәсим Шәфиковны зур сәхнәгә алып менеп, аның белән дуэт башкарды, җырлар яздырды. (Бу хакта БИРЕДӘ укый аласыз)

Гөлнара ханым белән әле дә элемтәдә торабыз. Ул әле генә почтадан кайтып килүен әйтте. «Һаман да хатлар килә. Хәзер күбрәк "ВКонтакте"да язалар. Бер поклоннигым (ул үзен шулай атады) автографым белән җырлар дискымны сорап язган. Сезнең җырларны тыңлап үстем, хәзер дә татар җырчыларыннан сезне генә тыңлыйм, дигән. Әллә шул сүзләрдән эреп киттем, өйдә электән калган ике дискымны посылка итеп салдым үзенә. Үзем уйлыйм, хәзер бит флешка белән чыгарабыз, диск тыңлаучылар әле дә бар микән?!», - дип уртаклашты җырчы. «Посылканы салдым дип хәбәр иткәч, әле шунда ук акча да күчерде. Артыгы белән хәтта».

Гөлнара ханым ике тапкыр кияүдә булды. Улы Идел, кызы Айзифа бар. «Гаилә кадерен белә торган ир сорыйсы калган» -, дип уртаклашкан иде ул «Шәһри Чаллы»га биргән интервьюда. (Бу хакта БИРЕДӘ укый аласыз)

«Әле дә тәкъдим ясаучылар шактый. Берсен дә кабул итмим. Аннары, кызым да кайнана кебек, беркемне дә якын җибәрми. Безгә өчебезгә бик рәхәт», - ди. «Ә менә улым олыларча фикер йөртә, өлешеңә төшкән көмешеңне тапсаң, мин каршы түгел», – ди. «Үземнең бит яшем дә бар, аннары ике тапкыр михнәт кичкәннән соң, өченче тапкырга йөрәк җитми. Гәрчә, минем тормышым белән кызыксынып барган кайбер ир-атлар «мин сине бәхетле итәчәкмен» дип тә яза. Ышануы авыр»,- ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев