Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: «Нәсим дә ялгыз, мин дә ялгыз, калганын үзегез уйлагыз»

Танылган математик Чаллы сәхнәсендә яшьлек кумиры Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт башкарды.

Чаллыда оештырылучы пятачок концерты – ул шәһәрдәшләребезне яшьлек елларына кайтаручы социаль әһәмияткә ия бер чара гына булып калмады, ә эстрада күгендә яңа йолдызлар кабындыручы һәм бераз күз уңыннан югалган җырчыларга яңа сулыш өрүче истәлекле шоу-тамашага да әверелде. Быелгы сезонның тәүге концерты да моның ачык бер мисалы булды. 

Әйе, Чаллының 79нчы малайлар лицеенда белем бирүче тәҗрибәле математика укытучысы Нәсим Шәфыйков та, 2000 елларда танылган хитлары белән сәхнәләрне гөрләткән Гөлнара Тимерҗанова да бу концертны әле бик күп еллар сагынып искә алыр. 

Аеруча Нәсим әфәнде өчен якты хатирәләргә бай булды әлеге чара. Татарстанда гына түгел, ә күрше төбәкләрдә дә үзенең укыту тәҗрибәсе белән абруй казанган мөгаллимнең берьюлы ике теләге чынга ашты бу тылсымлы кичтә. Зур сәхнәгә менеп, йөзләгән тамашачы каршында балачак хыялына канат бирде ул, үзенең саннар белән генә түгел, ә моң белән дә осталарча идарә итә белүен исбатлады. Халкыбызның күңел түрендә кадерле бер ядкәр булып сакланган «Асылъяр» җырын ул Салават абыйдан бер генә дә ким башкармады. 

«Бүген миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Күз алдына китерергә дә кыймаган хыялларым тормышка ашты. Шәһәребезнең иң абруйлы сәхнәсендә яраткан кумирым белән, әти-әниләрем, якыннарым, шәһәрдәшләрем каршында чыгыш ясадым. Бу зур бер могҗиза», – дип шатлыгы белән уртаклашты Нәсим әфәнде соңыннан.

Сандугачка тиң математика укытучысы дип, тын да алмый йотлыгып тыңлады шул аның үзен Чаллы тамашачысы. Алып баручыларның: «Нәсим әфәнде укыткан балаларның ата-аналары, мөгаен, шөбһәгә калгандыр, эстрадага урлап алып китә күрмәсеннәр үзен», – дип шаяртулары да мөгаллимнең җыр-моңга булган осталыгын тагын бер кат ассызыклады. 

Урлау дигәннән, Нәсим әфәндегә инде күз төшерүчеләр дә юк түгел. Эстрада күгендә инде күптәннән үз урынын булдырган танылган җырчыбыз Гөлнара Тимерҗанованың шәһәрдәшебез белән дуэт башкарырга ризалашуы моның ачык бер мисалы. Дөреслектә исә Гөлнара ханым гына түгел, ә Нәсим әфәнде үзе дә «мәхәббәт учакларын» кабындырып йөргән җырчыга инде күптәннән күз төшергән була. Бу хакта инде без газетабыз битләрендә дә тәфсилләп «Танылган математик яшьлек кумиры Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт башкарырга хыяллана» дип язып чыккан идек (Бу хакта БИРЕДӘ). Әйе, 20 елга сузылган татлы хыял бит бу... Һәм «Шәһри Чаллы» газетасы аны нибары өч ай дигәндә тормышка ашырды. 

Гөлнара ханым да шәһәрдәшебезнең тавышын ишетүгә үк: «Мин берсүзсез риза, пятачок сәхнәсендә яңа йолдызлы дуэт кабызачакбыз», – дип җавап кайтарды. Һәм, әйтергә кирәк, «парлы ялгызлар» чыгышын халык дәррәү кубып алкышларга күмде. 

«Тик без парлы ялгызлар дип хаталана күрмәгез тагын, Нәсим дә, мин дә парсыз, калганын инде үзегез уйлагыз», – дип шаяртып, халык күңеленә шик тә салып куйды җырчы. Шуны гына көткәндәй залдагы апалар: «Бирсен Ходай, икесе дә пар килгән, хәтта килеш-килбәтләре дә охшаш. Гөлнарага менә дигән пар», – дип "колак исе" дә чыгарып алды. 

Кичәдән бераз читкәрәк тайпылып булса да әйтик, җырчы бүгенге көндә, дөрестән дә, ялгызы гына гомер кичерә. Ялгызы дип әйтү бик үк дөрес булмас анысы, аның үзе кебек сөйкемле, уңган улы һәм кызы бар. Концертка да ул 8 яшьлек сылуы Айзифа белән килгән иде.

«Пятачокка барабызмы дигәч, кызым гаҗәпләнеп калды. Нинди концерт соң ул дип кызыксынды? Сөенә-сөенә матур күлмәкләрен киеп, миннән дә алда машинага чыгып утырды. Биредә туганнарыбызда еш кунак булганга Чаллыны ул бик ярата. Концертны да алар бергәләп карадылар. Якыннарым әйтүенчә, Айзифа пятачокны шаккатып күзәткән, аеруча аңа тамашачыларның урыннарыннан торып, дәррәү килеп биюләре ошаган. Минем дә шулай биергә өйрәнәсем килә, дигән. Балаларны да шулай милли мәдәнияткә җәлеп итә алырлык мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк», – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Гөлнара ханым.

Җырчының үзен исә пятачок кына түгел, ә әлеге кичәләргә 30 елдан соң яңа сулыш өргән «Шәһри Чаллы» коллективы да таң калдырды. 
«Бу кадәр әзерлекле, матур, халыкчан чарада тәүге тапкыр катнашуым. Оештыручыларга чиксез хөрмәт хисләремне белдерәм. Алар безнең белән ай буе эшләделәр: әңгәмәләр, туры эфирлар оештырдылар, видеороликлар төшерделәр. Бу кадәр игътибар күрсәткәннәре юк иде әле. Аллаһ боерса, җәйге пятачокларга да килми булмас», – диде Казан кунагы.

Өстәвенә, хәзер җырчының Чаллыга килергә тагын бер сәбәбе бар бит. Биредә аны кайчан килсә дә якты йөз, киң күңел белән каршы алырга әзер сәхнәдәш дусты Нәсим Шәфыйков гомер кичерә. Гөлнара ханым белдерүенчә, аларның чыгышы соңгысы булмаячак. Эстрада йолдызы автокалага 24 октябрьдә сольный концерты белән килергә дә хыяллана. Уй-хыяллары тормышка ашса, нәкъ менә шунда «парлы ялгызлар» дуэтын кабат бергә күреп булачак. Калганын инде вакыт күрсәтер. 

«Сер түгел, шәхси тормышым белән бәйле рәвештә мин сәхнәдән шактый вакыт читләшеп тордым. Бар вакытымны балаларыма багышладым. Шөкер, хәзер инде алар үстеләр, канат ныгыттылар. Билгеле, бу арада тамашачылар мине югалтты, тик онытмады, кайтуымны көтте. Мин дә аларны үлеп сагындым. Хәзер инде, Аллаһ насыйп итсә, аерылмабыз. Иң мөһиме, дөньялар имин булсын да, хәвеф-хәтәрләргә юл куелмасын», – дип сүзен йомгаклады башкала сандугачы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес

2
X