Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанованы Дубайда егетләр алып кала язган

Җырчы шушы көннәрдә кызы белән чит илдә ял итеп кайтты.

Исегезгә төшерәбез, Гөлнара Тимерҗанова иреннән калган бурычлар аркасында чит илгә чыга алмаган. Бу хакта монда язган идек.


Җырчы ялдан кайткач, хәлен белеп шалтыратып алдык.

 

 

"Бар да яхшы, искиткеч ял булды. Телефонга булса да клип төшерерменме дип планнар корып барган идем. Тик вакытны рәхәтләнеп кызым белән үткәреп, ял гына иттем. Фотоларга төштек, сулар кердек, тәмле ризыклар белән сыйландык. Матур фотоларны үземнең социаль челтәрләремә дә урнаштырдым. Шунсы кызык булды, минем нәкъ бу кунакханәдә булуымны күреп, бер яшь кенә егет яза башлады. Янәсе ул да монда ялда икән. Мине ресторанга да чакырды. Аралашучан кеше буларак, әллә минәйтәм, күрешеп сөйләшеп алыргамы. Тик кызым каршы төште,"- ди җырчы. 

Яхшы яллардан соң, Гөлнара Тимерҗанова көзге концертлар турын башлап җибәрәчәк. Чаллыга ул 24 октябрьдә килергә планлаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев