Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуслашканмы?

«Элвин Грей белән күптән бу җырны башкарган юк иде», дигән Гүзәл Уразова.

Ике популяр артист дуслашкан. Элвин Грей хезмәттәше белән бергә төшкән фотоны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Бу фото Нефтеюганскида төшерелгән. Артистлар анда гастрольдә булган. Элвин Грей аңлатканча, алар Уразова белән иртәнге ашны да бергә ашаган. 

Гүзәл Уразова исә шулай ук үзенең социаль челтәр сәхифәсендә концерттан видео куйган. Анда ул Элвин Грей белән «Красивая и хороший» җырын башкара.

«Элвин Грей белән күптән бу җырны башкарган юк иде. Хит бит, килешәсезме?» – дип сорау да биргән  язылучыларына җырчы.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Элвин Грей белән Гүзәл Уразова  «Красивая, хороший» җыры өчен низаглашкан иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев