Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова гашыйк булган

Бу хакта ул Чаллыдагы концертында әйтте.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Чаллыда быел 13нче концертын куйды. Җырчы бу юлы да сәхнәдә тотышы, зәвыклы киемнәре, матур җырлары белән тамашачыларын сөендерде. Сәхнә бизәлеше дә искиткеч матур иде. 

Иң сөендергәне – Гүзәл Уразованы балалар ярата. Чәчәк бирүчеләр арасында алар күпчелекне тәшкил итте. 

«Ак розалар» җыры тәмамланагач, роза чәчәкләре тотып сәхнәгә бер малай белән кыз күтәрелде. Җырчының исемең кем, кем белән килдең дигән сорауларына малай: «Мин Әмир, бу – апаем Диләрә. Концертка әнием белән килдем», – диде саф татарча.

Гүзәл: «Сөбханаллаһ, ничек матур итеп татар телендә сөйләшәсең! Мин гашыйк булдым сиңа. Шулай дәвам ит!»– дип бүләген тапшырды. 

Җырчыны сокландырган малай «Татар сүзе» телевизион бәйгесенең җиңүчесе Әмир Гатауллин булып чыкты. Әнисе Лилия ханым әйтүенчә, балалары Гүзәл Уразованың «Ак розалар», «Күчтәнәч» җырларын бик яраталар икән. Алар концертта җырчының һәр җырын ихластан сөенеп, алкышладылар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов