Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Хөснетдинова: «Вакыт яраларны төзәтә диләр, тик...»

Блогер Гүзәл Хөснетдинова социаль челтәрләрдә күңел түрендә йөрткән ачы хисләре турында язып чыкты.

– Бүген җәйнең соңгы көне. Мин җәйнең тизрәк үтеп китүен теләдем. Бала вакытымнан бирле җәйне яратмыйм! Бу елда исә аеруча да җәйне сөймәс булдым... Җәй монда гаепле түгел икәнен дә аңлыйм, тик... Ничек бар шулай! 

Вакыт яраларны төзәтә, күңелгә шифа сала, диме?! Әйе, ди! Моңа күбрәк ышаныгыз!

Бүтән берни дә язасым килми. Гафу итегез... – дип уртаклаша блогер һәм 2 ай элек фаҗигале төстә вафат булган сеңлесенең фотосын да урнаштыра. 

Гүзәл ханымга аеруча да авыр көннәрендә күркәм сабырлыклар теләп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев