Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова: «Мин егет дигән идем, ул малай гына икән!»

Җырчы нәрсә турында сөйли?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илмира Нәгыймова яңа җыр тәкъдим итте. "Бу безнең турыда! Бөтен кызларга да туры килә торган җыр", - ди. Әлеге музыкаль композициянең барлык «бывший»ларга багышланган булуын да искәртә.

Җырда:

«Мин кояштыр дигән идем,
Ул бер ут кына икән.
Чын кешедер дигән идем,
Син бер «шут» кына икән.

Мин язмыштыр дигән идем,
Ул ялгыш кына икән.
Мин бәхеттер дигән идем,
Ул сагыш кына икән.

Мин корычтыр дигән идем,
Ул калай гына икән.
Мин егеттер дигән идем,
Ул малай гына икән.

Ышанырлык дигән идем,
Көләрлек кенә икән.
Таянырлык дигән идем,
Йөрерлек кенә икән», – дигән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев