Илназ Сәфиуллин: "85 яшьлек әбиебез бер уразаны калдырмый "
Шоу-бизнес

Илназ Сәфиуллин: "85 яшьлек әбиебез бер уразаны калдырмый "

Шушы көннәрдә җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илназ Сәфиуллин гаиләсе зурлап әбиләре Рәйсәнең 85 яшьлек юбилеен үткәреп җибәргәннәр.

- Рәйсә әбиебез - изге кеше. Биш намазын, бер уразасын калдырмый. Якын кешебез безнең өчен көне-төне догаларын укып, изге теләкләрен теләп яши. Бүгенге көндә аның 8 оныкчыгы бар. Берсе - минем кызым Алилә, - дип яза җырчы Илназ Сәфиуллин.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев