Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Ачуымны иң нык китергәне шул...»

Килеп туктый анда 10 миллионлык машина белән берәү һәм миннән чакыру билеты сорый.

Илсөя Бәдретдинова ТМТВ телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында алып баручы Лилия Кадыйровага ачуын иң нык китергән нәрсә турында сөйләгән. 

– Билет сатып алудан да матур гадәт юк. Билетны бушлай сораудан да начар гадәт юк. Үләм шундый кешеләргә ачуым килеп. Район үзәкләренә, шәһәрләргә киләм дә: «Администрациягә менә шуның хәтле билет бирергә тиешсез», диләр. Кем әйтте? Нигә, сезнең районда иң хәерчеләре шулармыни? Күпбалалы кешеләр, пенсионер әбиләр, студентлар сатып алып килеп утыралар. Имеш, аларга 20шәр, 50шәр урын кирәк булырга мөмкин.

Килеп туктый анда 10 миллионлык машина белән берәү һәм миннән чакыру билеты сорый. Әлбәттә, бирәм. Шәхсән миннән сорасалар - бирәм. Мине әби бөтен хәерчеләргә ярдәм итәргә кирәк, дип үстерде. «Синнән калмасын, кызым, бөтен мохтаҗларга да ярдәм итәргә кирәк», - дия иде.

Бирәм дә эчемнән жәллим. «Әй бахыр, миңа бирергә насыйп итсен, сиңа башка болай сорарга насыйп итмәсен инде» дия-дия бирәм, - дигән җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз