Салават Фәтхетдинов аңа үзенең бәясен биргән.
Илсөя Бәдретдинова остазы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертына барган. Билгеле инде, буш кул белән түгел.
Ул сәхнәгә чыгып, Салават Фәтхетдинов тиеннәренә 5 килограмм чикләвек бүләк итте.
Салават бүләкне алгач: "Илсөя бик тырыш, үзен үзе ясаган җырчы. Мин аның шоуларын карап барам. Без икебез ике стильдә, Илсөя ирләрчә, мин хатын-кызларча эшлим... Безнең татар халкы җырсыз яши алмый. Мин Илсөяне хөрмәт итәм", - диде.
Сүз уңаеннан, бүген Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертының дүртенчесе бара.
Тамашачылар зал тутырып килгәннәр.
Нет комментариев