Саунд-продюсер, аранжировщик Илдус Дәүләнов 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярның туган көненә татар эстрадасының популяр артистлары килде. Алар арасында командасы белән Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да бар иде.
Алар Илдус Дәүләновка бик тә үзенчәлекле бүләк – Илдусның ярымшәрә сынын тапшырды. Әлеге бүләккә бәйрәм кунаклары теләкләрен язып калдырды, автографларын куйды. Илсөя Бәдретдинова исә Илдус Дәүләнов сынының эчке кием өстенә «Торып бас» дип язып куйды.
«Монда җыр исемен язам», – дип шаяртты ул.
Фото Илсөя Бәдретдинованың телеграм каналыннан
Нет комментариев