Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова халык артистларын шаккаттырды

Күптәнге хыялы белән дә бүлеште.

Илсөя Бәдретдинованың Казандагы 6нчы концертын карарга килүчеләр арасында, тулы залда Татарстанның халык артистлары: Зөһрә Шәрифуллина, Зөфәр Хәйретдинов һәм Резидә Шәрәфиева бар иде. 

Илсөя аларның һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте. Кунаклар да җырчыга соклануын белдерделәр. Яңа программаны: «Карарга да матур, тыңларга дә рәхәт», - дип бәяләделәр. 

«Мин Илсөянең былтыр декабрьдәге концертын карап шаккаткан идем. Быел тагын да шәбрәк. Илсөянең җырчы гына түгел, режиссер буларак талантына да сокландым. Исән-сау булып киләсе декабрьдә дә  концертка килергә насыйп булсын», – диде  халыкыбызның моңлы сандугачы Зөһрә Шәрифуллина. 

Композитор Зөфәр Хәйретдинов Илсөянең концертын карап, яшь җырчылар өйрәнсен иде дигән теләген җиткерде. «Илсөя шоу -бизнесның нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Мин аңардан өйрәнер идем, тик безнең гомер узды шул», – дип уфтанды.

Илсөя: «Минем меңьеллык хыялым тормышка ашты бүген. Концертыма Резидә Шәрәфиеваның  килүен бик озак көттем. Ниһаять килде», – диде. 
Резидә хезмәттәшенең концертын беренче тапкыр караган һәм сокланган. Ул Илсөя Бәдретдинованың «Едрит кудрит»ын «супер» дип бәяләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Ильсия Бәдертдинова Зухра Шарифуллина Зуфар Хайрутдинов Резида Шарафиева