Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова күренекле җырчының хит җырын алган

Кайсы җыр турында сүз бара?

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова яңа программасы өстендә ныклап эшли башлады. Җырчы музыкант, автор-башкаручы, аранжировка остасы Илдус Давлянов белән яңа җырлар яздыра.

Репертуарына Зифа Нагаева иҗат иткән, халкыбызның моңлы җырчысы Зөһрә Шәрифуллина хитка әйләндергән «Бер вакыт кына» җырын алырга җыена.

– Бу җыр барыбызның да күңелендә. Ышанып тапшырганнары өчен Зифа Нагаева белән Зөһрә апа Шәрифуллинага рәхмәт. Аларның ышанычын акларга тырышырмын, –  ди ул. 

Зөһрә Шәрифуллина белән элемтәгә кереп, җырын Илсөя башкаруга карата фикерен сорадык. 

«Мин хәзер гастрольләргә бик йөрмим бит. Чакырган чараларга гына барып җырлап кайтам. Илсөя Бәдретдинова безнең буын җырчыларын хөрмәтли, җырларны да матур итеп халыкка җиткерә, үз стилендә башкара. Аны тамашачы ярата. Кем җырласа да, «Бер вакыт кына» минем җырым булып кала. Җырларны үзем белән алып китә алмыйм бит. Илсөя җырласын, мин каршы түгел. Ул бу җырны тиешле дәрәҗәдә яшь буынга җиткерер», – диде яраткан җырчыбыз. 

Җыр авторы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаеваның фикере белән дә кызыксындым.

– «Җырларга рөхсәт итегез әле», – дип  бу җырны бик күп җырчылар сораган иде. Юк дип, гел каршы килдем. Үпкәләүчеләр дә  булды. Башта бу җырымны аранжировка ясатып, үзем чыгардым. Аннары халкыбызның сөекле җырчысы  Зөһрә Шәрифуллина «Бер вакыт кына»ны татар-мөселман аудиториясенә таратты. Халык аны күтәреп алды, җырым халык җырына әйләнде. Ничә ел инде, ул яңгырый, аның абруе кимеми. Илсөягә бирер алдыннан бик озак уйландым. Ул миңа: «Бу җырда мине ишетәсеңме», дигән сорау бирде. «Үзеңне бу җырда күрсәң, уйлашырга мөмкин, ләкин халкыбызның сөекле җырчысы репертуарыннан алынган җыр дәрәҗле булырга (дәрәҗәсе төшмәскә тиеш!). Зөһрә апаң белән килешсәгез, өчәү карар кылырбыз», – дигән идем. Илсөянең сторисларында Илдус Давляновта җырлап караганын гына күрдем. Бар яктан да уйланып, килешенеп алынган җыр. Илсөя Бәдретдиновга хөрмәтем зур. Шуңа күрә ул бу җырны уңышлы башкарып, киләчәк буыннарга тапшырыр дип өметләнәм. Җырым яшьләр аудиториясенә тирән үтеп керер дип ышанам. Илдус Давлянов соңгы еллардагы популяр җырларыма аранжировка ясады. Аларны тамашачылар «табадан төшү»гә бик җылы кабул итте. Мин  үзем җырларыма Уфадагы көчле музыкантлар  Фәрваз Килдеголов, Галинур Юламановтан аранжировка ясатам. Алар минем иҗатымны аңлыйлар. Фәрвазның Айдар Галимов белән эше бик тыгыз булганлыктан, соңгы вакытларда  Галинур Юламанов белән күбрәк эшлибез. Аларга моңдашларым, иҗатташларым булганнары өчен зур рәхмәт. Илдус Давлянов көчле музыкант, аранажировка остасы. Кызганыч, аны Уфада алып кала алмадык. Ул Казанда уңышлы гына эшли. Илсөя Бәдретдинова белән бер сулышта иҗат итәләр. Илсөянең уңышында аның өлеше зур. Мин «Бер вакыт кына» җырым Илсөя Бәдретдинова башкаруында ничек килеп чыгар, тамашачы аны ничек кабул итәр дип бик дулкынланып көтәм. Аларга уңышлар телим, – диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова Зифа Нагаева Зөһрә Шәрифуллина